Роспотребнадзор көзге-кышкы чорда температураның кискен төшүе белән бәйле артык суыну организмның төрле респиратор инфекцияләргә, шул исәптән COVID-19 инфекциясенә дә каршы торуны киметергә мөмкинлеге турында искә төшерә.
Елның салкын чоры башлану һәм һаваның түбән температурасы, шулай ук грипп һәм вируслы инфекцияләр эпидемиясе сезоны башлану белән балаларның, өлкәннәрнең вакытлыча һәм даими булган урыннарында һава температурасының гигиена нормативларын бәяләү белән бер үк вакытта җылыту, вентиляция системаларының төзеклегенә һәм эшләвенә, бүлмәләрне җилләтү режимын үтәүгә игътибар итәргә кирәк.
Бу бигрәк тә социаль инфраструктура объектларына: медицина һәм мәгариф оешмалары, өлкән яшьтәге балаларга һәм гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмалар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен интернат-йортларга кагыла.
Санитария таләпләренә караганда, биналарда микроклимат, һава алмашы параметрлары тәэмин ителергә тиеш, алар гигиена нормативлары таләпләре белән билгеләнгән.
Балалар, социаль объектларда микроклимат түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш:
- мәктәпкәчә оешмаларның кечкенә, урта, өлкән төркемнәренең уен бүлмәләрендә 21 °С тан 23 °С ка кадәр кадәр җылы
- мәктәпкәчә оешмаларның барлык төркемнең йокы бүлмәләрендә 19 °С тан 20 °С ка кадәр җылы
- белем бирү биналарында һәм гомуми белем бирү оешмалары кабинетларында 18 °С тан 24°C кадәр җылы;
- дәвалау-профилактика учреждениеләре палаталарында 20 °С тан 26 °С ка кадәр кадәр җылы;
- ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларда ял итү һәм уен бүлмәләрендә 20 °C тан да түбәнрәк булмаска тиеш;
- өлкән яшьтәге затларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының торак бүлмәләрендә 20 °С тан алып 22 °С ка кадәр җылы.
Социаль учреждениеләрдә микроклимат һәм һава алмашының тиешле параметрларын үтәү Роспотребнадзор контролендә кала.