Җитәкче Менделеевск районы үсешендә инвесторларны җәлеп итүнең өстенлекләре турында сөйләде.
Менделеевск районы җитәкчесе үзенең Instagram ында билгеләп үткәнчә, Менделеевск районы өчен өстенлекле бурыч булып инвестицияләрне җәлеп итү тора.
19 гыйнварда Радмир Беляев Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгының «2021 елда Агентлык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында» йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Очрашуда Беляев доклад белән чыгыш ясады һәм Менделеевск районы үсеше, инвесторларны җәлеп итүнең өстенлекләре һәм булган чикләүләр турында хәбәр итте. Җитәкче шулай ук Менделеевск районының уңышлы үсеше өчен потенциалы зур булуын билгеләп үтте.
Районның өстенлекләренә географик урнашуы уңайлы логистика, шәһәр төзүче предприятиеләрнең үсүе, «Алабуга Менделеевск» махсус икътисадый зонасының киңәюе, АСИҮТ статусы булу, сәнәгать паркларын булдыру һәм үстерү керә.
Шулай ук Кытай Халык Республикасы белән икътисадый, социаль, мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Кытайда тугандаш Гуанъюань шәһәре белән килешүгә имза салынды.