Менделеевскида православие вәкилләре Качману бәйрәмен билгеләп үттеләр

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бу көнне иң кыюлар "Ушковлар утравы" паркындагы махсус урында  суга чумдылар.

Православие вәкилләре төп чиркәү бәйрәмнәренең берсен билгеләп үттеләр. Бу көнне традиция буенча, гыйбадәтханәләрдә тантаналы хезмәттән соң дин тотучылар   махсус купельләргә чумалар. Шулай итеп, "Ушковлар утравы" паркында купель җиһазландырылган,  аны Тихоновский храмы рухание Виктор атакай изгеләштергән.

Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиев район җитәкчесе Радмир Беляев исеменнән бәйрәм белән котлады, һәр йортка тынычлык, җылылык, игелек һәм иминлек теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International