Өстәмә газ үткәрү буенча президент программасында катнашуга гаризалар җыю бара

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева җитәкчелегендә ZOОM системасы аша өстәмә газ үткәрү буенча авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.

Очрашуда Менделеевск районында газ үткәрү  план-графигын актуальләштерү кирәклеге турында фикер алыштылар. 

«Догазификация» Президент программасы кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 13 сентябрендәге 1547 номерлы карары нигезендә җир кишәрлеге чигенә кадәр бушлай газ үткәрүгә гаризалар җыю бара.

Менделеевск районында объектлап газ үткәрү планы 2024 елга кадәр исәпләнгән иде. Әмма бүгенге көндә барлык объектлар да агымдагы ел ахырына кадәр кертелгән. 

Кирәкле шартлар һәм документлар исемлеген түбәндә карагыз. 

Менделеевск районы эксплуатация-газ хезмәтендә сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр  (төшке аш 12:00 - 13:00) буенча мәгълүмат җыю бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International