Менделеевск районы прокуратурасы 60 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Ир-атны РФ Җинаять кодексының 319 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаеплиләр (хакимият вәкилен хурлау).
Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның 29 сентябрендә гаепләнүче урамда исерек хәлдә булган, кеше дәрәҗәсен һәм иҗтимагый әхлакны хурлаган. Полиция хезмәткәренең шәхесне раслаучы документлар күрсәтүне таләп итүенә, гаепләнүче ачыктан-ачык аңа тупас сүгенү сүзләре белән җавап биргән
Ир-ат үз гаебен тныды.
Җинаять эше карау өчен дөнья судына җибәрелгән.