Әлфия Когогина: кабул ителгән закон проекты инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсия алучы балаларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Дәүләт Думасы, укудан бушаган арада эшләүче яшүсмерләрнең инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсияләренә өстәмәләрне саклый торган закон проектын беренче укылышта кабул итте

«Бердәм Россия» фракциясе депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип билгеләп үтте: «Бу яңалык укудан соң эшкә урнаша торган инвалид балаларга һәм  ата-аналарын югалткан балаларга карата гаделсезлекне юкка чыгара. Мондый вакытлыча эшкә урнашу аларны үзләренә тиешле социаль түләүләрдән мәхрүм итте. Без кабул иткән закон проекты инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту буенча пенсия алучы балаларның хокукларын яклауга юнәлтелгән.

Бүгенге көндә,  мәшгульлек үзәге юлламасы буенча эшкә урнашканда, инвалид балалар һәм туендыручысын югалту буенча пенсия билгеләнгән 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар, пенсиягә социаль өстәмәләрне югалта.

Бүгенге көндә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар, инвалид балалар һәм туендыручысын югалту буенча пенсия билгеләнгән балалар арасыннан, мәшгульлек үзәге юлламасы буенча эшкә урнашканда, пенсиягә социаль өстәмәләрне югалта.

Инвалид балаларга федераль социаль өстәмә күләме бүген аена 2919 сум тәшкил итә. Төбәктәге пенсионерның туендыручысын югалту буенча пенсиясе яшәү минимумыннан түбәнрәк булган  очракта,  өстәмә социаль түләү каралган. Хәзерге вакытта федераль социаль өстәмәнең уртача күләме 2,1 мең сум тәшкил итә, төбәк социаль өстәмәсенең уртача күләме – 5,1 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International