21 гыйнварда гадәти булмаган һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе-халыкара кочаклашулар көне билгеләп үтелә. Күптән түгел генә кабул ителгән бу бәйрәм йоласы буенча, хәтта таныш булмаган кешеләрне дә дустанә кочакларга була.
Монай авыл мәдәният йортында балалар өчен дуслык хөрмәтенә уен программасы һәм төрле төстәге шарлардан «салют» оештырылды.