23 гыйнвар көнне Енабердино мәдәният йортында Ленинград камалышын өзүгә багышланган әдәби кичә үткәрелде.
Камалышта калган Ленинград шәһәрендә яшәүчеләрнең нинди сынаулар аша узуы,Таня Савичева һәм аның көндәлеге,бер кешегә көнгә 125 грамм икмәк кисәге бирү турында сөйләделәр, презентация карадылар. Аннары режиссер Владимир Потаповның "Крик тишины"фильмы күрсәтелде. Ленинград камалышы вакытында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.