Кыш - балаларга күңел ачу өчен иң яхшы вакыт. Кышкы уеннар елның салкын вакытын күңелле һәм онытылмаслык итә. 21 гыйнвар көнне Татар Чаллысы авылында күңелле чара узды. Аның максаты - кышкы спорт төрләре белән кызыксынуны үстерү, күнегүләр башкарганда физик сыйфатларны һәм хәрәкәтләнү күнекмәләрен камилләштерү, җитезлекне арттыру, хәрәкәтләрне координацияләү, ә иң мөһиме организмны сәламәтләндерү.
Әүвәл, балалар күңелле күнекмәләр ясадылар, аннары командаларга бүленеп, мавыктыргыч конкурсларда һәм эстафеталарда катнаштылар, җитезлеккә һәм зирәклеккә биремнәр үтәделәр. Эстафета вакытында туган дулкынландыргыч мизгелләр бу чараны күңелле һәм үзара дустанә мөнәсәбәттә үткәрергә комачауламады. Барлык балалар да канәгать калдылар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр