21 гыйнварда дөньяда халыкара кочаклашулар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне АКШта 1986 елда милли кочаклашулар көне буларак уйлап тапканнар. Бу халәт җан җылысын алмашырга мөмкинлек бирә, шулай ук кеше саулыгына яхшы йогынты ясый: кочаклаулар иммунитетны яхшырта, окситоцин дәрәҗәсен арттыра.