Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте: «киберпонедельник»акциясе көннәрендә кулланучыларның хокуклары турында

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Күп кенә сәүдә мәйданчыклары үткәрә торган «киберпонедельник» сату акцияләренә бәйле рәвештә, кулланучылар игътибарын интернет аша товарлар сатуның төп үзенчәлекләренә юнәлтә.

1. Интернет аша сатып алуларның төп кагыйдәсе

Кулланучы, интернет-кибеттә, шул исәптән «киберпонедельник» акциясе кысаларында сатып алучы  теләсә кайсы вакытта, әгәр сатучы яки вәкаләтле зат аны кулланучыга тапшырмаган икән, ә инде  товарны тапшырган булса, җиде көн эчендә баш тартырга хокуклы (товар бозылмаган һәм аның куллану үзлекләре сакланган очракта). Бу кагыйдә даруларга  кагылмый. Игътибар итегез, кайбер товарларны (косметика, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, гигиена чаралары һ.б.) ачу аларның товар төрен югалтуга китерергә мөмкин, ә инде башка сатып алучы мондый товарны үз куллану үзенчәлекләрен югалткан дип саный.

2. Сатучы һәм агрегатор товарлар турында мәгълүмат
Интернет аша сәүдә итү үсү белән күбрәк сатып алулар үзләре һәрвакытта да сатучы ролендә булмаган (товарның милекчесе булмаган) зур сәүдә мәйданчыкларында бара. Мондый маркетплейслар "товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында мәгълүмат агрегаторы хуҗасы" дип атала (яки гади - агрегатор). Закон буенча сатучының һәм агрегаторның бурычлары төрле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International