Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә гражданнарның сервис үзәкләре, көнкүреш һәм компьютер техникасын төзәтүче оешмалар тарафыннан аларның хокукларын бозуны күрсәткән мөрәҗәгатьләре килә. Кагыйдә буларак, кайбер төзәтү остаханәләрендә һәм сервис үзәкләрендә кулланучыларга, бушлай диагностика ясарга һәм ватылу сәбәбен билгеләргә вәгъдә итәләр. Килешү, товарны кабул итү турында документлар төзелми. Еш кына берничә көннән остаханә яки сервис үзәге хезмәткәрләре товарның төзекләндерелүе һәм аны алырга мөмкин булуын телефон аша хәбәр итәләр. Шул ук вакытта яңа товар бәясенең 80% кадәр булган бәяне дә атыйлар.
Әлбәттә, заказ бирүче мондый кыйммәтле ремонтка исәп тотмый. Ул вакытта "ремонтланган" техниканы кайтармау һәм хәтта барлыкка килгән бурыч хисабына аны сатып җибәрү куркынычы белән бәйле хәйләләр туа.
Хәзерге вакытта «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законнан тыш, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең .2020 елның 21 сентябрндәге 1514 номерлы карары белән расланган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре дә (алга таба - кагыйдәләр) гамәлдә.
Кагыйдәләрдә (4 пункт) каралганча, эшләр башкару турында шартнамә язма рәвештә рәсмиләштерелә (квитанция, башка документ) һәм үз эченә түбәндәге белешмәләрне алырга тиеш:
· эш төре;
· эш бәясе;
- төгәл атамасы, тасвирламасы һәм материалларның (әйберләрнең) бәясе,
· кулланучының тулы эш хакын түләү яки килешү рәсмиләштергәндә кертелгән аванс турында билге, әгәр мондый түләү башкарылган булса;
Эшләрне башкару турындагы килешүнең бер нөсхәсе башкаручы тарафыннан кулланучыга бирелә. Бары тик кулланучының үзе барында башкарыла торган эшкә карата (мәсәлән, төзек булмаган техниканы диагностикалау) килешү генә касса чегы, билет һ. б. бирү юлы белән рәсмиләштерелергә мөмкин.