Беренче тапкыр эшкә урнашасызмы? Хезмәт кенәгәсе-электрон рәвештә генә!

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

​2022 елда яңа гына эшли башлаган яшь кешеләрнең хезмәт эшчәнлеге, кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә, бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.

Исегезгә төшерәбез, россиялеләрнең электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру ике ел элек - 2020 елның 1 гыйнварыннан башланды. 2020 елның 31 декабренә кадәр эшләүче гражданнарга үзләренең хезмәт биографиясен - кәгазь яки электрон формада формалаштырырга теләүләрен билгеләргә кирәк иде. Шул ук вакытта хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматның яңа форматына күчү ирекле һәм ул кеше ризалыгы белән генә тормышка ашырыла, ә күнегелгән кәгазь хезмәт кенәгәсен күпме кирәк булса, шулкадәр сакларга мөмкин.

Бердәнбер искәрмә быел беренче тапкыр эшкә урнашучылар өчен була. Аларга эш чорлары турындагы барлык мәгълүматлар, кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә, хәзер электрон рәвештә генә алып барылачак  .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International