Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 28 июнендәге 1037 номерлы карары нигезендә 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларны кертеп, ялгызы гына тәрбияләүче ата-аналар, шулай ук Россия Федерациясе гражданлыгы булган һәм йөклелекнең беренче 12 атнасында медицина оешмасына исәпкә баскан йөкле хатыннар ай саен түләнә торган пособиеләргә гариза бирергә хокуклы. Пособиене РФ Пенсия фонды түли.
Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча РПФ клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин.
Электрон гаризаны тутырганда, РПФ бары тик дөрес мәгълүматны гына кертергә киңәш итә. Әгәр гариза дөрес тутырылмаган һәм дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелгән очракта, гариза мәгълүмат системасында тикшерелмәячәк.
Гариза биргәндә мөмкин булган хаталар: бала турында мәгълүматлар дөрес күрсәтелмәгән: фамилиясе, исеме, атасының исеме, туу турында таныклыкта күрсәтелгәннән аерыла; бала туу турында акт язуының реквизитлары дөрес кертелмәгән (акт язмасы урынына серия һәм номер); баланың дөрес булмаган СНИЛСы; банк счеты турындагы мәгълүматларда хаталы белешмәләр бирү (карта номеры түгел, ә счет номеры күрсәтелә); никахны өзү турында акт язуының реквизитлары булмау; алиментларны түләттерү турында суд карарлары мәгълүматлары булмау; йөкле хатын-кыз исәпкә баскан медицина учреждениесе исеме күрсәтелмәгән.
Акчалар " Мир" милли түләү системасы банк карталарына гына күчерелә.