Статистика анализы шуны күрсәтә: балалар юл-транспорт травматизмының һәр очрагында диярлек өлкәннәр гаепле: кемдер баланың бер үзен генә урамга уйнарга чыгарган яки юл буенда уйнаган балалар яныннан битараф кына узып киткән, кемдер светофорның кызыл төсенә ашыгып юлны аркылы чыгучы җәяүле яшүсмерне туктатмаган, кемдер автомобиль белән идарә иткәндә, җәяүлеләр юлыннан чыгып барган баланы «күрмәгән» икән...
Һәлакәтләр булган очракларның яртысында зыян күргән балаларның гаепле булуында баланың сәбәпче дә, бер үк вакытта авария корбаны да булуы билгеләнгән. Балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре юл аша билгеләнмәгән урында чыкканда , көтмәгәндә килеп чыккан яки басып торган автомобильләр аркасында барлыкка килә. Бәхетсезлек очракларының иң таралган сәбәпләре булып тора:
- балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәве һәм юл хәлен фаразлый ала алмавы,
- хәрәкәт куркынычсызлыгы буенча гамәлләр башкару күнекмәләре булмау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга, барыннан да бигрәк әти-әниләргә аңлы рәвештә иярү.,
- уяулыкны һәм тәртиплелекне югалту. Бу балаларның яшь үзенчәлекләре һәм алар белән гаиләдә һәм мәктәптә аңлату эшләре алып барылмау белән аңлатыла.
Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүче балигъ булмаганарның өчтән бер өлешен пассажирлар тәшкил итә. Балалар иминлеген тәэмин итмәгән өлкәннәр гаебе белән һәлак була һәм яралана. 12 яшькә кадәрге баланы автомобильнең алгы утыргычында йөртү тыела, дигән искәртү артык булмас! Машина йөртүче белән янәшә урын — авария вакытында иң куркыныч урын. Арткы утыргычта булганда, бала куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш. 12 яшькә кадәр сабый махсус тотып торучы автомобиль креслосында утырырга тиеш. Өстәвенә, алгы пассажир утыргычында балалар креслосы автомобиль хәрәкәтенә каршы беркетелергә тиеш.