Администрациядә "Бердәм Россия" партиясе җирле сәяси советының беренче утырышы узды

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

21 гыйнвар, узган җомгада, администрациядә район җитәкчесе Радмир Беляе рәислегендә  "Бердәм Россия" партиясе җирле сәяси советының беренче утырышы узды. Утырышта депутатлар төркемнәренең һәм  депутат фракциясе советының барлык җитәкчеләре катнашты.

Утырыш барышында 7 мәсьәлә каралды.

Шулай итеп, җирле бүлекчә һәм депутат берләшмәләре  муниципаль берәмлегенең  эш планнарын расладылар. Партиянең җирле бүлекчәсе политсоветы әгъзалары арасында вазыйфалар билгеләнде. Советның һәр әгъзасына 3-4 башлангыч бүлек беркетелде. Районда барлыгы 34 башлангыч бүлек эшли: шәһәрдә – 20, авыл җирлегендә - 14.

Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, советның һәр әгъзасы бер партия проектын тормышка ашырырга тиеш, һәм киләсе утырышта әзер җирле партия проектларын расларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International