22 гыйнварда район җитәкчесе Радмир Беляев район башкарма комитеты бинасының төзекләндерү эшләре башкарылган өлешләрен карап чыкты.
Биредә бинага керү юлы тулысынча яңартылды, сак хезмәтенең эш системасы яхшыртылды, шулай ук кешеләр өчен ирекле керү мөмкинлеге тәэмин ителде, урам утлары өстәлде.
Хезмәткәрләр өчен шартлар тудырудан тыш, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә халык белән эшләү һәм халык өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим роль уйный. Шулай ук Татарстан Республикасында цифралаштыру елында хезмәткәрләр һәм килүчеләр өчен электрон кертү системасы булдырылды, - дип билгеләп үтте Р.Беляев.