Менделеевскида беренче мәктәп рестораны ачылачак

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Беренче мәктәп ресторанын булдыру турында ТР Менделеевск муниципаль районы эшлекле дүшәмбесендә игълан иттеләр. Проектны Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев анонслады. Мәгариф идарәсе башлыгы Алексей Миронов  хәбәр иткәнчә, проект эшләнү стадиясендә.

Мәктәп рестораны "1 нче гимназия" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә ачылачак, аны Түбән Кама шәһәренең 37 нче номерлы күппрофильле лицей мисалында эшлиләр. Мәктәп рестораны проекты, балаларның теләкләрен искә алып, ризыкның билгеле бер заказы белән аерылып тора, дип аңлатты  А. Миронов. Менюда беренче, икенче һәм өченче ризыкларның 3-4 вариантын тәкъдим итү планлаштырыла.

"Балалар шәхси тәртиптә поднослар белән ризыклар алырга киләчәкләр һәм аерым  өстәлләр артына утырачак", - дип аңлатты Миронов.Шул ук вакытта туклану бәясе дә  артачак, дип өстәде.

Быел Менделеевск районында 6 азык-төлек блогы капиталь төзекләндерелергә тиеш. Муниципаль бюджеттан бу максатларга 11 млн 620 мең сум акча бүленгән.

Мәктәп ресторанының форматы Казанда 2012 елда барлыкка килгән. Хәзер башкалада гына  да шундый 113 азык-төлек блогы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International