Менделеевскида кардан чистарту эшләре дәвам итә

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Кар чистарту  эшләре иртәдән үк башлана.

Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников сүзләренә караганда, узган атнада, 2000 тоннадан артык кар чыгарылган. Эшкә 20 берәмлектән артык техника җәлеп ителә.

Кар чистарту һәм чыгару ишегалларында, машиналар йөрү өлешендә, урамнардан, тротуарлардан һәм җәмәгать урыннарында башкарыла. Оешма, учреждение һәм сәүдә объектларының тирә-юне дә контрольдә тотыла.

Район җитәкчесе Радмир Беляев бу юнәлештә актив эш алып барырга,шулай ук халыкның мөрәҗәгатьләренә дә игътибар итәргә кушты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International