Тойгуҗа авыл җирлеге Советының чираттан тыш утырышы узды

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Тойгуҗа авыл җирлеге Советының чираттан тыш утырышы булды, анда авыл җирлеге башлыгы Сафин Рәфит Әхмәтша улының эштән  китүе турында гариза каралды.

Утырышта район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, финанс-бюджет палатасы рәисе Максим Григорьев катнашты.

Җирлектәге эшләрнең торышы һәм территорияне үстерүнең перспектив планнары турында фикер алышканнан соң, депутатлар авыл җирлеге башлыгының гаризасын кире кактылар.

Шулай ук җирлекне су белән тәэмин итү, юлларны кардан чистарту һәм республика программаларын тормышка ашыру буенча алда торган эшләргә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International