Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

 Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ннән 2022 елның  25 гыйнваре 18.00 сәгатьтән  26 гыйнвар 10.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 26 гыйнварында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Томан вакытында

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан вакытында хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Кискен туктап калулардан сакланырга, тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта да  сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International