Татарстанда беренче тапкыр төзүче тарафыннан төзелештә өлешләп катнашучының милек хокукын теркәүгә электрон гариза бирелде

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Тәзелештә өлешләп катнашучының милек хокукы Татарстан Росреестры тарафыннан нибары бер эш көне эчендә теркәлгән! Күчемсез милек объекты (яңа төзелештәге фатир) Чаллы шәһәрендә урнашкан.  Татарстанлыларда мондый мөмкинлек  төзелештә өлешләп   катнашу турындагы канунга үзгәрешләр кертелү белән барлыкка килде.

Исегезгә төшерәбез, төзүче тарафыннан өлешләп түләүче исеменнән Росреестрга документлар тапшыру хокукы 2020 елның 13 июленнән барлыкка килде.  Әмма 2021 елның 30 декабреннән өлешләп төзү турындагы законның 16 статьясындагы 6 өлешенә (214-ФЗ) үзгәрешләр кертелде һәм мондый гаризаны электрон рәвештә бирү процессын тагын да җиңеләйтте.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова аңлатканча, яңа кагыйдәләр буенча кәгазьдәге тапшыру актын   электрон рәвешкә күчерергә мөмкин. Моның өчен документны килештерергә һәм төзүче вәкиленең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән расларга кирәк.  Шул ук вакытта өлешләп түләүченең электрон имзасы таләп ителми, ә күрсәтелгән электрон документ образы кәгазьдәге кебек үк юридик көчкә ия. Өлешләп төзүдә катнашучыдан күрсәтелгән электрон документ образын ясаган өчен түләү алынмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International