Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә хезмәт күрсәтү алдан язылу буенча гына башкарыла

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен, Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына башкарыла, Тик  бу РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында дистанцион рәвештә алынмый торган хезмәтләр буенча гына алып барыла.

Клиент хезмәтенә кабул итүгә алдан язылуга электрон сервисы аша язылырга да мөмкин. Ул Пенсия фонды сайтының ачык өлешендә эшли һәм шәхси кабинетка керүне таләп итми. Моннан тыш, Менделеевск районында кабул итүне 8 800-600-0-000 телефоны аша да  мөмкин. Пенсия фондының күпчелек хезмәтләре өчен бүген онлайн мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Россия Пенсия фондының электрон сервислары фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен һәм бирелә торган түләүләрне үз эченә ала. Кабинеттан пенсионерлар да, пенсия формалаштыручылар яки башка социаль түләүләргә хокукы булганнар да файдалана ала.

Пенсионерлар һәм пенсия яшенә җитеп килүчеләр белешмә һәм документларны кабинет аша, шул исәптән башка оешмаларга дистанцион тәкъдим итү өчен дә алырга мөмкин. Эшләүче россиялеләргә кабинетта пенсия коэффициентлары, туплаулар, стажлар һәм эш бирүчеләрнең пенсиягә күчерү суммалары турында да белешмәләр бар. Ана капиталы сертификаты булган гаиләләр акчаларны тоту һәм аларның актуаль суммасы турында мәгълүмат табачак.

Кабинет шулай ук РПФның күпчелек түләүләрен рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать итәргә һәм аларны бирү белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсия китерү ысулын алыштыру яки социаль хезмәтне акчалата компенсациягә алыштыру турында электрон гариза бирергә.

Кабинет аша пенсионер, инвалид бала яки балачактан беренче төркем инвалидны карау буенча түләүләрне  дә рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүне билгеләү һәм карауга ризалык бирү турында кирәкле электрон гаризалар шулай ук кабинетта башкарыла. Димәк, анда законлы вәкил: ата-ана, уллыкка алучы, опекун яки попечитель исеменнән гариза бирү мөмкинлеге бар.

Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International