"Бәллүр компас»милли премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

«Бәллүр компас»милли премиясенә конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә.

"Бәллүр компас" -дәрәҗәле халыкара бүләк, ул география, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен бирелә. Конкурс ел саен Рус география җәмгыяте эгидасы астында үткәрелә.

Конкурста илебез һәм чит ил иҗтимагый оешмалары, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, иҗат берлекләре, предприятиеләр, шулай ук бәйсез инициативалы төркемнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша ала.

Гариза  һәм үз проектыңны 2022 елның 20 февраленә кадәр тапшырырга мөмкин. Җиңүчеләр, гадәттәгечә, 11 номинациядә билгеләнәчәк: «Фәнни казаныш», «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект», «Сәнәгать предприятиеләре, бизнесының иң яхшы экологик проекты», «Сәяхәт һәм экспедиция», «Иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары проекты, Медиапроект», «Басма (нәшрият)», «Фотоэш», «Гражданлык позициясе», «Иң яхшы төбәк проекты» һәм «Җәмәгатьчелек тануы».

Тулырак мәгълүматны конкурсның рәсми сайтында белергә мөмкин: https://rus-compass.ru 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International