Бүген район җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә 2021 елда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең эш йомгаклары буенча киңәшмә узды.
Идарә башлыгы Илнур Фәрухшин 2012 елның эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Эшлекле киңәшмә кысаларында хуҗалыклар киселешендә төп икътисадый күрсәткечләр каралды: үсемлекчелек буенча тулаем продукция; бөртекле культураларның уңдырышлылыгы; көзге культураларның мәйданы; ашламалар; орлыклар белән тәэмин ителеш; эре мөгезле терлекләр саны; сөт саву һәм башкалар.:
Киләчәктә:
1. барлык авыл хуҗалыгы күрсәткечләрен яхшырту буенча стратегияне эшләргә;
2. субсидияләр алуда хуҗалыкларга ярдәм итү буенча эшне активлаштырырга;
3. кулланучылар кооперативларын үстерергә;
4. муниципаль программа эшләргә, аның кысаларында муниципалитеттан мини-ферма төзүгә 200 000 сум, сыерлар сатып алуга 30 000 сум һәм терлек азыгы сатып алуга 20 000 сум акча биреләчәк;
5. һәр авыл җирлегендә агымдагы елда ким дигәндә 1 мини-ферма төзүне күздә тотарга.
Гомумән алганда, без һәрвакыт авыл хуҗалыгына ярдәм итәргә әзер, әмма актив гамәлләр һәм инициатива хуҗалыкларның үзләреннән чыгарга тиеш. Ышанам, без бердәм командада авыл хуҗалыгын алга таба гына үстерәчәкбез! - дип ассызыклады Р.Беляев.