Роспотребнадзор: «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне темасы игълан ителде»

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Consumers International 2022 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне темасын игълан итте — Fair Digital Finance - "Гадел цифрлы финанс хезмәтләре".

СOVID-19 пандемиясе цифрлы хезмәтләр үсеше белән бәйле тенденцияне көчәйтте. Мондый үсешнең өстенлеге-финанс хезмәтләренең үтә күренмәлелеге һәм тизлеге.
Тикшеренүләр цифрлы финансларның үсеше ни дәрәҗәдә тиз баруын күрсәтә. 2024 елга цифрлы банк хезмәтләреннән файдаланучылар саны 3,6 миллиард кешедән (Juniper Research, 2020) артыр дип көтелә. Үсеп килүче илләрдә электрон түләүләр җибәрүче һәм алучы счет хуҗаларының өлеше 2014 елда 57% тан 2017 елга 70% ка кадәр артты (Findex, 2017). Компанияләрнең 39% финанс технологияләрен кертүне, инновация финанс ландшафтына (JDSpura, 2020) дөньякүләм ихтыяҗны ассызыклап, үз өстенлекле юнәлеш дип саный.
Искәртеп узабыз, чит ил финанс дөньясында хәтта «рус могҗизасы»кебек феномен хакында фикер алышалар. 2020 елда Россия кулдан акча түләүдән баш тарту буенча топ-5 ил арасына керде, ә пандемия, гадәттә 10 елга якын вакытны биләгән түләүләр индустриясендә үзгәрешләрне тизләтте. «Рус могҗизасы» турында беренче тапкыр 2019 елда, 2010-2018 еллар нәтиҗәләре буенча карточка системасы белән түләү  30 тапкырга артуы (елына 5,8 дән 172 гә кадәр) ачыклангач сөйләштеләр. Ул чакта бу күрсәткеч буенча Россия Европаның барлык илләрен, шул исәптән шул ук чорда ике һәм өч тапкыр үсеш күрсәткән лидерларны узып китте (Boston Consulting Group, 2019).

Әмма мондый шартларда финанс алдашу куркынычы да сизелерлек арта, ә гражданнарның аерым категорияләренә гадәттәгечә курсәтелә торган  хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге чикләнергә мөмкин.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең территориаль органнарына кергән финанс хезмәтләре күрсәтүдә кулланучылар хокукларын бозуга карата мөрәҗәгатьләрне анализлау күрсәткәнчә, аларның структурасы һәм эчтәлеге соңгы еллар дәвамында үзгәрми диярлек. Иң актуаль мәсьәләләр булып, элеккечә үк, кулланучының түбәндәге хокукларына кагылышлы  тискәре практикалар кала бирә:
– ирекле сайлап алу (кулланучы ризалыгыннан башка өстәмә хезмәтләрне көчләп тагу, финанс хезмәтләре күрсәтүдән баш тарту, банк карталарын блокировкалау һ. б.);
– хезмәт күрсәтүнең куркынычсызлыгы (кулланучы счетыннан акча урлауга, бурычларны түләттерүгә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International