Монай авылында халык җыены узды

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

26 гыйнвар көнне Монай авыл җирлегендә  халык җыены узды.

Монай авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар турында җирлек башлыгы Руслан Кириллов сөйләде.

Алга таба район җитәкчесе Радмир Беляев халыкны Менделеевск районының 2021 елгы үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды. Ул җаваплы кешеләргә агымдагы елда урманчылыктан Мунайкага кадәр юл участогын тәртипкә китерергә кушты.

Чыгышы ахырында халык сорауларына җавап бирде: балалар бакчасын ремонтлау, автовокзал эше, чүп контейнерын урнаштыру турында.

Районда авыл территорияләрен үстерү буенча киңәшче Нафиков Ришат авыл җирлегендә хезмәт активлыгын арттыру турында сөйләде.

Дуңгызларда африка чумасы һәм кош гриппы торышы турында баш ветеринария табибы Наил Кәлимуллин сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International