"Батырлыкның 900 көне" исемле тарихи сәгать

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

26 гыйнвар көнне Ижевка авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Батырлыкның 900  көне"дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.

Чара Ватанны саклау гимнына әверелгән «Изге сугыш»патриотик җырын тыңлау белән башланып китте. Ленинград шәһәренең куркыныч блокадасы,  камалышта калган шәһәр кешеләренә авыр сынаулар аша узарга туры килүе, укучы Таня Савичева көндәлегендәге язмалар турында сөйләделәр. Чара презентация һәм Ленинград халкының авыр тормышын чагылдырган видеороликлар белән үрелеп барды. Китапханәче И. Останина Б.Арбузовның "Горбушка" хикәясен укыды, укудан соң балалар сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International