Менделеевскида алкоголь сату базарындагы хәлне җайга салу буенча Координация Советы узды

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2022 елның 26 гыйнварында Менделеевскида Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов рәислегендә 2022 елда алкоголь сату базарындагы хәлне җайга салу буенча Координация Советының беренче утырышы узды.

Киңәшмәдә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты, Россия эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге, ТР дәүләт алкоголь инспекциясе, Татспиртпром, Менделеевск үзәк район хастаханәсе вәкилләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында 2021 елда алкоголь продукциясен сату йомгаклары, 2022 елга бурычлар турында, җирле алкоголь продукциясен сату базарларында вәзгыятьне бәяләү күрсәткечләре буенча рейтинг турында, легаль булмаган алкоголь продукциясен законсыз әйләнештән чыгару, административ йогынты чаралары, 2021 елда агуланулар турында һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Утырышта җитди сораулар һәм аларны хәл итүнең мөмкин булган юлларын билгеләп үттеләр. Барлык мәсьәләләр дә аерым контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International