Әлфия Когогина: Дәүләт Думасы кыйнаулар өчен җаваплылыкны көчәйтү турында закон проектын хуплады

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы көч кулланып элек кылган җинаятьләре өчен хөкем ителгәннәргә кабат кылган кыйнаулары өчен җаваплылыкны көчәйтә торган закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: "Җәмгыятьтә кыйнаучылар, тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыра, шуны исәпкә алып бу кешеләр өчен җаваплылыкны көчәйтү таләбе туды. Без кабул иткән инициатива  элек хөкем ителгәннәрне исәпкә алырга мөмкинлек бирә".

Закон проекты белән өченче һәм аннан да күбрәк тапкыр кыйнаган өчен җинаятьчеләргә – 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт, бер елга кадәр  төзәтү эшләре, бер елга кадәр иректән мәхрүм итү яки алты айга кадәр кулга алу рәвешендә җәза билгеләү тәкъдим ителә. Шулай ук беренче укылышта РФ Салым кодексына үзгәрешләр беренче укылышта хупланды: кыйналучы тарафыннан зыянны каплату турында гариза биргәндә пошлина түләүдән азат итү, шул исәптән кыйнаулар административ хокук бозу буларак квалификацияләнгән очракта да

БЕЛЕШМӘ. Кыйналу дип, кешенең сәламәтлегенә зыян китермәгән, сыдырылулар, күгәреп чыгулар, йомшак тукымалар имгәнүе һәм башкалар санала. Хәзерге вакытта алар өчен җәза системасы ике баскычлы. Гамәлдәге закон нигезендә, гаепле кешегә беренче тапкыр КоАПның 6.1.1 маддәсе буенча җәза бирелә, аны 30 мең сумга кадәр штраф яки 10-15 тәүлеккә административ кулга алу каралган. Кабат кыйнаулар өчен 40 мең сумга кадәр штраф, 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, алты айга кадәр төзәтү яки өч айга кадәр арест каралган 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International