"Аз хәрәкәтле гражданнар өчен реабилитация чаралары"

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Демография " милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Тернәкләндерү һәм тәрбия бирү мәктәбендә" курслар узды. Дәресләр «Саулык» («сәламәтлек») социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасында тернәкләнү узучы инвалидлар белән үткәрелде.

Мәктәпнең эшчәнлеге яшәү урыны буенча аз хәрәкәтләнүче гражданнар һәм инвалидлар өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Дәресләрдә үзәк белгече тернәкләндерүнең  техник чаралары турында сөйләде һәм күрсәтте, шулай ук тәгәрмәчле ходунки-роллаторларны, ванна өчен утыргычларны, кәнәфи-бәдрәфне, төймә һәм замокларны эләктерү, оекбашлар кию, ашханә приборларын һ. б. дөрес куллану җайланмаларын өйрәтте.

Курсны тыңлаучылар көндәлек тормышта кулланыла торган бик күп төр техник җайланмаларны күреп гаҗәпләнделәр.

Тыңлаучыларның берсе-2 төркем инвалид, интернет-кибет аша үзе өчен ванна бүлмәсе өчен утыргыч һәм кәнәфи-бәдрәф заказ бирүе турында хәбәр итте.

Барлык тыңлаучылар да  алган мәгълүматтан канәгать калдылар, шулай ук «Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе»ндә уку мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International