Роспотребнадзор: «Бүләк итеп бирелгән карталар һәм сертификатлар өчен акчаларны кире кайтару турында»

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә еш кына гражданнар бүләк итеп бирелгән карталардан яки сертификатлардан файдалана алмаса, нишләргә, дигән сораулар белән мөрәҗәгать итә: әгәр кибеттә тиешле товар табылмаса, карта яки сертификатның гамәлдә булу вакыты чыкса, картаны яки сертификатны тигез күләмдә акчага алыштырып буламы.

Бүләк картасын яки сертификатны теләсә кайсы кибеттән диярлек сатып алырга була. Шул ук вакытта бүләк картасы суммасы кулланучы тарафыннан билгеләнә. Бүләк картасының товар түгел, тик картага акча күчерүне генә раславын белү мөһим. 

Бүләк картасын сатып алучы акчаны кибет кассасына кертә, ә алмашка бүләк картасын ала, килешү төзи. Мондый килешү нигезендә бүләк картасын күрсәтүченең  бүләк картасына күчерелгән суммага сайлап алынган товарны тапшыру таләбе барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International