Бу хакта район җитәкчесе Радмир Беляев үзенең Instagram аккаунтында хәбәр итте.
27 гыйнварда ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә "Менделеевск" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышы узды
Менделеевск муниципаль районыннан 3 проект чыгарылган иде.
Компанияләр үз проектларын тәкъдим иттеләр:
«Белогривка» ҖЧҖ, сөт продукциясе җитештерүгә юнәлтелгән «Белогривка" сөт комплексы төзелеше» инвестицион проектын тәкъдим итте. Төзелеш-монтаж эшләрен агымдагы елның 1 кварталында башлау планлаштырыла. 46 яңа эш урыны булдыру, шулай ук сезонлы персоналны җәлеп итү планлаштырыла. Штаттагы персоналның уртача хезмәт хакы 68 739 сум тәшкил итәчәк.
«ДЖИЭСЭМ КЕМИКЭЛ - УДОБРЕНИЕ» ҖЧҖ аммонийның тиосульфат җитештерү буенча завод төзү» инвестицион проекты. Проектны гамәлгә ашыра башлау 2022 елның 1 кварталына планлаштырылган. Уртача хезмәт хакы 55 000 сум тәшкил итәчәк.
«ЛАТОССА» ҖЧҖ - «Химик косметик продукция җитештерүне оештыру»инвестицион проекты.11 эш урыны булдыру планлаштырыла
Санап үтелгән проектлар Татарстан Республикасының профильле министрлыкларыннан, комиссия әгъзалары тарафыннан проектның максатка ярашлы булуы турында бәяләмәләр алды, шулай ук әлеге проектларга ярдәм итү турында бертавыштан карар кабул ителде.
Хәзерге вакытта кул кую өчен өч яклы килешү әзерләүгә керешкәннәр.