27 гыйнварда Бәзәкә авыл җирлегендә гражданнар җыены уздырдылар.
Бәзәкә авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының 2021 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар турында җирлек башлыгы Илмир Кәшафетдинов сөйләде.
Аннары авыл җирлегендә газлаштыру буенча Президент программасында катнашу, Африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы торышы турында сөйләделәр.
Алга таба район җитәкчесе Радмир Беляев халыкны 2021 елда Менделеевск районы үсеше нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды.
Очрашу ахырында халык сорауларына җавап бирделәр. Чишмәләрне торгызу, Татар Тәкәше авылын су белән тәэмин итү торбаларын ремонтлау турында, Ык Тамагында суның сыйфатын яхшырту, юлларны ремонтлау һәм яктырту баганаларын торгызу турында фикер алыштылар