Монаш авыл китапханәсе «Блокада икмәге» дип аталган хәтер акциясендә катнашты. Аның максаты – Ленинградның дошман камалышында калып 2 елдан артык үз тормышлары һәм якыннары өчен көрәшкән кешеләрен искә алу.
«Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясенең төп символы - 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге-Ленинград блокадасының иң авыр чорында билгеләнгән минималь икмәк бирү нормасы. Акция кысаларында Монашево мәктәбендә «Ленинград батырлыгы һәм кыюлыгы»дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Китапханәче Байтуганова Т.В. укучыларны илебезнең авыр чоры белән таныштырды, "Блокадалы Ленинград» күргәзмәсе янында китапларга күзәтү үткәрде. Балалар Ленинград блокадасы һәм блокада икмәге турында шигырьләр сөйләделәр, «Ленинград блокадасы»дигән видеоролик карадылар. Чара ахырында укучыларга икмәкнең символик порцияләрен өләштеләр.