Кышын кошларны ашат

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Кышкы һава шартлары кошлар өчен кырыс сынау булып тора. Кошларга салкыннан бигрәк ачлык куркыныч. Шуңа күрә, кешеләр ярдәменнән башка, күп кенә кошлар кыш чыга алмыйлар һәм үләләр. Кыш көне кошларны даими рәвештә ашату шактый күп кошларның тормышын саклап калырга мөмкин.30 гыйнвар көнне Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кышын кошларны ашат" акциясе кысаларында узып баручыларга буклетлар тараттылар, агачларга кош азыгы белән җимлекләр элделәр.Акция балаларда зур кызыксыну уятты, балалар кошлар турында күп нәрсәләр белделәр, ләкин иң мөһиме алар кече туганнарыбыз турында кайгыртырга тиешлегебезне аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International