"Блокададан чыгу" исемле патриотик акция

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

30 гыйнвар көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Блокададан чыгу " исемле патриотик акциясе узды.

27 гыйнвар-Ленинград шәһәрен блокададан тулысынча азат итү көне.Шушы дата кысаларында Тойма авыл мәдәният йорты китапханәче белән берлектә блокадалы Ленинградны искә алу көненә багышланган "Батырлыкның 900 көне" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Илебез тарихында иң фаҗигале сәхифәләрнең берсе. 900 көн камалышта, 900 көн батырлык күрсәтүчеләр, миллионга якын һәлак булганнар. Китапханәче сөйләвеннән балалар камалышта вакытта бирелгән икмәкнең нормасы, икмәк карточкаларының нәрсә икәнен белделәр. Балалар, Н.Ходзның "Тормыш юлы" китабыннан хикәяләрен укып,солдатларның,матросларның һәм эшчеләрнең сугыш вакытында легендар тормыш юлын булдырулары һәм анда фашистлар белән көрәшүләре турында белделәр.Чара ахырында "Голос" фильмын карадылар, ул беркемне дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International