Безнең бурыч- хәтердә саклау

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

28 гыйнвар көнне мәдәният сараеның тантаналар залында."Өченче яшь «иҗат берләшмәсе, ветераннар һәм пенсионерлар катнашында Ленинград блокадасы чорында коточкыч сынауларга юлыккан кешеләрне искә алу чарасы узды.

- Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябрендә башлана. Камалышта  калган шәһәрдә 2,887 миллион  кеше кала, - дип башлады сүзен туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Ольга Смолькова. Блокада 1944 елның 27 гыйнварында тәмамлана.

Менделеевлылар башлангыч сыйныф укытучылары Лидия Белоусованы яхшы хәтерлиләр. Ул безнең шәһәргә сугыштан соң Ленинградтан күчеп килә һәм үз язмышын Советлар Союзы Герое Василий Белоусов белән бәйли.

Лидия Николаевна блокадалы шәһәрнең тере шаһиты булып тора һәм бу чордагы хатирәләрен балаларга калдыра.

Ленинград шәһәрендә яшәгән туганнары тормышындагы кызыклы фактлар белән  район ветераннар советы әгъзасы Татьяна Митшина уртаклашты

Тарихи вакыйга турында чыгышлар гаилә архивларыннан слайдлар, фотосурәтләр, тематик кичәдә катнашучыларның җырлары белән үрелеп барды.

   Җыелучылар герой фронтовикларын, тыл хезмәтчәннәрен бер минут тынлык белән искә алдылар.

Ветераннар һәм пенсионерлар оешмасы рәисе

Менделеевск районы башлыгы Л.Кривилева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International