2021 елның 29 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр Киров өлкәсе Уржум шәһәрендә Советлар Союзы Герое Л.И. Рокин истәлегенә багышланган 2008-2009 елгы кызлар арасында волейбол буенча ярышлар узды. Турнирда Можга, Киров, Уржум һәм Менделеевск шәһәрләреннән 5 команда катнашты.
“Батыр” спорт мәктәбе командасы, Киров шәһәре җыелма командасына оттырып 2 урынны яулады. "Иң яхшы уенчы" номинациясендә Узлова Виолетта булды.
Җиңүчеләргә истәлекле призлар, грамота һәм медальләр тапшырылды.