Роспотребнадзор: «Коронавирус инфекциясен өй шартларында профилактикалау турында»

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Коронавирус инфекциясен өй шартларында профилактикалау  өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү кирәк.

Өегезгә кайткач, кулларыгызны яки перчаткаларыгызны спиртлы антисептиклар  белән эшкәртегез. Аяк киемен салыгыз һәм аны өй эчендә кия торганына алыштырыгыз.

Әгәр гаиләдә кемдер COVID-19 авырган булса, өйне җыештыруны ничек башкарырга?


Әгәр дә өйдә COVID-19  белән авыру  булса, дезинфекцияләнергә тиешле әйберләр исемлеге киңәйтелә. Вирус бүлмә һавасында, өслекләрдә, санитар-техник җиһазларда, авыру кешенең кулларында, ул куллана торган савыт-сабада, киемендә,  була ала.

  Еш кына пычрана торган өслекләрне юешләп сөртү, кулларны юу һәм бүлмәләрне периодик җилләтүдән тыш, түбәндә санап үтелгән объектларны дезинфекцияләргә кирәк.

Савыт-саба һәм киемне дезинфекцияләү өчен термохимик яки термик дезинфекцияне савыт-саба юу яки кер юу машиналарында да кулланырга мөмкин (температура 600 градустан да ким булмаска тиеш).

Авыруларны карау өчен кулланылган предметларын дезинфекция эретмәсе белән юарга яки сиптерергә кирәк.

Җыештыру материалын эшкәртү тәмамланганнан соң дезинфекцияләүче эретмәгә салып тотарга, аннары чайкап киптерергә эләргә  

Дезинфекция өчен катион ПАВ төркеменнән дезинфекция чаралары кулланыла:  аммоний кушылмалары, өченчел аминнар, гуанидин, составында спирт булган  химик кушылмалар, алар вирусларны бетерүгә сәләтле һәм көнкүрештә куллану өчен рөхсәт ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International