Эшлекле дүшәмбе

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

31 гыйнварда район җитәкчесе Радмир Беляев, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә эшлекле дүшәмбе узды.

Тәбрикләү:

Актив тормыш позициясе, «Карповец» территориаль иҗтимагый үзидарәсен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен һәм юбилее уңаеннан «Карповец» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Зәһретдинова Гөлсинә Абдулла кызы район җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде, шулай ук Россия Пенсионерлар Союзының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Мишина Любовь Николаевнага Рәхмәт хаты тапшырылды.

Аннары Радмир Беляев узган атнаның мөһим вакыйгалары турында сөйләде.

Киңәшмәнең эш тәртибендә

1. Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының эш нәтиҗәләре һәм планнары турында Менделеевск муниципаль районы  Советы аппараты җитәкчесе Искәндәр Роберт Ринат улы сөйләде.

2. «Татмедиа» ААҖ филиалы «Менделеевск» мәгълүмат үзәге эшчәнлегенең 2021 ел нәтиҗәләре һәм агымдагы елның эш планнары турында «Татмедиа» ААҖ филиалы – «Менделеевск» мәгълүмат үзәге директоры Искәндәрова Джулия Анатольевна сөйләде. Редакция бинасын ремонтлауда ярдәм итү, язылу кампаниясендә һәм уртак проектлар турында фикер алыштылар. 

Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде, әлегә су белән тәэмин итү мәсьәләләре кала. Район җитәкчесе бу юнәлештә барлык мәсьәләләрне дә хәл итү бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International