31 гыйнварда хакимияттә район җитәкчесе Радмир Беляев, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә башкарма комитетның аппарат киңәшмәсе булды.
Озак еллар намуслы хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм җирле үзидарә органнарын үстерүгә өлеш кертүе өчен муниципаль район башкарма комитеты финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге баш белгече Ратникова Лариса Валентиновна район җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Аннары авылда эшлекле активлыкны арттыру буенча киңәшче Ришат Нәфыйков 2022 елгы грантларда катнашу турында сөйләде.
Гыйнвар нәтиҗәләре буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыемнар турында «Нептун 1» ҖЧҖ директоры Руслан Сәйфуллин сөйләде.
Аннан соң район Советының кадрлар эше секторы мөдире Светлана Мисалимова 2021 ел өчен муниципаль хезмәткәрләр керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү турында чыгыш ясады.
Анастасия Шишкина-матбугат секретаре ММЧ буенча хисап һәм узган атнадагы инстаграммалар белән таныштырды.
Контроль хатларның үтәлеше турында район Советының гомуми бүлек начальнигы Наталья Додина сөйләде.
.