Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы юридик затларга (лицензиатларга) хәбәр итә

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы юридик затларга (лицензиатларга) хәбәр итә

«Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» 1995 елның 22 декабрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясындагы 5 пункты нигезендә алкоголь продукциясен ваклап сату җайга салучы орган билгеләгән бәяләрдән түбән булмаган бәяләргә генә гамәлгә ашырыла.

 "Катылыгы 28 проценттан артык булган алкогольле продукцияне сатып алу (импорттан тыш), китерү (экспортлаудан тыш) һәм ваклап сату бәяләрен билгеләү турында"гы  Россия Федерациясе Финанс министрлыгының 2020 елның 7 октябрендәге  235н» боерыгына 2022 елның 26 гыйнварыннан кертелгән үзгәрешләргә туры китереп,  Россия Федерациясенең бөтен территориясендә алкогольле продукциягә минималь ваклап сату бәяләре үзгәрде.

Шулай итеп, боерык нигезендә, 39% тан 40% ка кадәр булган аракыга минималь бәя 0,5 литр күләмле шешә өчен 261 сум тәшкил итә.

Бәяләр билгеләү тәртибен бозган өчен административ җаваплылык РФ КоАП 14.6 маддәсенең 2 өлешендә каралган. Юридик затлар өчен штраф күләме 100 000 сум тәшкил итә.

Үзгәрешләр басылып чыккан көннән соң 10 көн узгач үз көченә керә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International