Рәссамнар Фадеевлар белән иҗади очрашу кичәсе һәм «Пумиськон»күргәзмәсен ачу

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

28 гыйнвар көнне «"Кылбугор- удмурт телен һәм гореф – гадәтләрен саклап калу» проектын тормышка ашыру кысаларында һәм президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә Енабердино авыл китапханәсендә рәссам Фадеевлар белән иҗади очрашу һәм " Пумиськон" исемле күргәзмә ачылды.

Бездә искиткеч талант ияләре  Мария Ивановна, Николай Иванович һәм Ольга Александровна Фадеевлар булды. Аларның күп кенә эшләре безнең ил коллекцияләрендә дә, чит ил коллекцияләрендә дә урнашкан . Рәссамнар төрле жанрларда иҗат ителгән эшләрен күргәзмәгә тәкъдим иттеләр. Пейзажларда безнең барыбызга да таныш булган туган табигать образлары сурәтләнгән. Табигать безгә үзенең ал таңнарының һәм кояш бату матурлыгын, салават күпере сызылып чыгуларын  бүләк итә ...- тик без һәрчак каядыр ашыгабыз,, нәрсәгә дә булса өлгермибез һәм бу матурлыкны күрмибез. Ә рәссам-Фадеевларның эшләре безне бу матурлыкны күрергә өйрәтәләр. Күргәзмәдә натюрморт стилендәге эшләр һәм этнофутуристик эшләр сериясе тәкъдим ителгән. Искиткеч картиналар сюжетлары тылсымы искиткеч тәэсир калдыра!!! Кунаклар үзләренең иҗади юллары турында сөйләделәр, тәкъдим ителгән эшләр буенча экскурсия үткәрделәр, шулай ук тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Кунакларны Енабердино авыл җирлеге башлыгы Никифоров Е. Н., Енабердино урта мәктәбе директоры урынбасары Бакаева гГ Ф. сәламләделәр һәм «Төремшур кускылиос» балалар ансамбле һәм укытучылар коллективы удмурт җырларын бүләк иттеләр. Очрашу күңелле шартларда узды. Күргәзмә март аена кадәр эшләячәк –барлык теләүчеләрне чакырабыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International