Елның 12 аенда кунакта

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

19 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр 1 нче һәм 3нче мәктәпләрнең дүртенче сыйныф укучылары (класс җитәкчеләре Бузаджи Г.Н., Мөхәммәдиева Т.В., Иванова Т.А., Аликбарова А.Р.) балалар китапханәсендә елның унике аенда да кунакта булдылар.

Һәр ай балалар өчен үз биремен әзерләде: "Кышкы табышмаклар", "әкиятнең исемен бел",  Бу нинди әкияттән" Сүзләрне җый " һәм башкалар. Китапханәчеләр Казакова Л.М. һәм Назарова Е. А., әкиятләр буенча  ярышучы командаларны бәяләп йомгак ясадылар, балаларны грамоталар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International