31 гыйнварда хакимияттә район җитәкчесе рәислегендә районда яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы штаб үткәрелде
Кызганычка каршы, бүгенге көндә олылар арасында да, балалар арасында да респиратор вирус инфекциясе һәм коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуы күзәтелә.
Тулаем алганда, районда халыкны вакциналаштырырга тиешле халыкның 89,3% прививка ясаткан. Вакциналаштырылган 60 һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр 62,1% тәшкил итә.
Радмир Беляев төп бурычларны билгеләде:
✅ халыкны беренче вакцинацияләүне дә, ревакцинацияләүне дә активлаштырырга;
✅ 60 һәм өлкәнрәк яшьтәгеләрне вакцинацияләү буенча эшне көчәйтергә . Һәркайсына шалтыратырга һәм өенә барырга
✅ белем бирү оешмаларында, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә иртәнге фильтрлар үткәрүне дәвам итәргә;
✅ балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балалар саны көн саен анализлана. Кирәк булганда-классларны карантинга күчеререргә. Бүгенге көндә 31 сыйныф карантинда;
✅ гражданнар җыеннарын, массакүләм мәдәни һәм спорт чараларын уздыруны 19 февральгә кадәр чикләргә;
✅ сәүдә объектларында һәм транспортта кирәкле барлык чараларны гамәлгә ашыру буенча эшкуарлар белән эшне көчәйтергә: QR-кодларны тикшерү, битлек киеп йөрү, дистанцияне саклау.
.