20-28 гыйнвар көннәрендә балалар китапханәсендә 7-нче һәм 11-нче номерлы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен «Витаминкаларда кунакта» исемле уен программасы узды.
Балаларга кунакка Витаминка (Казакова Л М.) килде һәм нинди ризыкларда витаминнар булуын сөйләде; сәламәтлек турында сөйләштеләр, зарядка ясадылар, табышмакларга җавап бирделәр һәм ахырдан мультфильм карадылар