Спорт мәктәбе тарихында беренче тапкыр 2007 елгы 17 спортчыны берләштергән состав «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының республика этабында финалга чыгып, өченче урынны яуладылар.
Нурлат шәһәрендә узган А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубының 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды. Районыбыз данын тренер Марсель Баһаветдинов җитәкчелегендәге «Айсберг» уенчылары яклады.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча менделеевлылар өченче урынны яуладылар, кубок һәм кәшәкә сатып алу өчен 50000 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр. Һәр уенчыга грамота һәм медаль тапшырылды.
Хоккейчыларны мөһим вакыйга белән район җитәкчесе Радмир Беляев котлады.
Сез - булган егетләр! Спорт уңышлары һәм казанышлары! Сезгә брендлы киемнәр тегү өчен 50 000 сумлык бүләк сертификаты тапшырабыз, сез безнең районны республика дәрәҗәсендә генә түгел, ә бөтенроссия дәрәҗәсендә дә лаеклы итеп күрсәттегез , - диде Радмир Илдар улы.