Февраль башыннан үз көченә кергән закон нигезендә күпфатирлы йортны авария хәлендә дип тану, торак урынын, шул исәптән яшәү өчен яраксыз дип тану турында тиешле карарлар кабул итүче дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары мондый карарлар турында белешмәләрне Росреестрга җибәрергә тиеш булачак. Росреестр, үз чиратында, әлеге мәгълүматларны һәркем өчен мөмкин булган күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларына кертәчәк, алар әземтә рәвешендә бирелә.
Дәүләт думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина түбәндәге аңлатма бирде: «Узган елның май аенда Дәүләт Думасы кабул иткән закон нигезендә, түрәләр йортны авария хәлендәге, сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану турында мәгълүматларны Росреестрга тапшырырга тиеш булачак. Кызганычка каршы, элегрәк кешенең, фатир сатып алганда белмичә авария хәлендәге торакны сатып алганы ачыкланган иде.Карап кына йорт ала, чиста нормаль, әмма шул ук вакытта йорт авария хәлендә, ә сатучылар бу фактны яшерәләр. Тиешле сорауга җавапны еш кына бик озак көтәргә туры килде, бу торак сатып алу буенча алыш-бирешне куркыныч астына куйды».
Күпфатирлы йортлар һәм торак биналар турында, элек авария хәлендә дип танылган яки яшәү өчен яраксыз дип танылган мәгълүматлар Росреестрга компетентлы органнар тарафыннан 2022 елның 1 июленә кадәр җибәрелергә тиеш.