2021 елда социаль яклау эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар буенча киңәшмә

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Бүген район җитәкчесе Радмир Беляев 2021 елда социаль яклау эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар буенча киңәшмә үткәрде.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева 5 учреждение эшчәнлеге турында сөйләде.

Мәсәлән, Менделеевскида социаль яклау оештыру бүлеге 5 учреждение эшчәнлеген җитәкли:


1. "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют
2. "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге
3. "Саулык" хезмәт күрсәтү үзәге
4. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге
5. Республика матди ярдәм үзәгенең № 28 филиалы


Җыелганнар кадрлар, учреждение хезмәткәрләренең эш шартлары, хезмәт хакы, конкурсларда һәм грантларда катнашу, балаларны приютта тоту шартлары һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында фикер алыштылар. 

Узган елда "Өмет яры" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан 173 кешегә хезмәт күрсәтелде.

Социаль хезмәткәрләр имин булмаган гаиләләр белән эш алып бара. Әйтик, 2021 елда социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләр исәбенә 6 гаилә куелган, ведомствоара патронаттан 5 гаилә төшерелгән. Бүгенге көндә 7 гаилә исәптә тора, алар белән актив эш алып барыла.

2021 елда "Саулык" соц үзәгендә 366 кеше тернәкләндерү үтте.  Тернәкләндерү курсы 15 эш көне тәшкил итә   Пенсионерлар өчен шәхси приют ачу кирәклеге турында сөйләштеләр.

Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең халык өчен уңайлырак урынга күчү мәсьәләсе дә карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International